Рөстәм Миңнеханов: «Машина төзелеше традицион рәвештә безнең төп тармакларның берсе булып тора»

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо»да Татарстан машина төзелеше форумының пленар утырышында белдерде. Киңәшмә ДХР башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт, Татарстан вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, Липецк өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Курбатов, шулай ук Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты ректоры Андрей Рудский, Технологик үсеш агентлыгы идарәчесе Денис Болушевский һәм башка җитәкчеләр, тармак белгечләре катнашында узды.

Мәйданның модераторы – Россия телевидениесе алып баручысы, журналист Антон Привольнов.

Катнашучылар фәнни-техник һәм сәнәгать потенциалын үстерү, үз технологияләрен һәм инфраструктурасын булдыру, импортны алыштыру кысаларында бурычларны хәл итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада 3,5 мең машина төзелеше предприятиесе эшли, аларда 120 мең кеше хезмәт куя. Тышкы сәүдәне чикләү, логистика чылбырларын һәм башка көнбатыш санкцияләрен бозуга бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан уңай динамиканы саклап кала алды. Әйтик, агымдагы елның 10 айлык нәтиҗәләре буенча машина төзелешендә сәнәгый җитештерү индексы узган елгы күрсәткечләрдән алда бара, машина төзелеше предприятиеләре продукциясенең планлаштырылган күләме – 800 млрд.сум.

«Махсус хәрби операция оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре алдына яңа бурычлар куя. Кыска вакыт эчендә гаскәрләргә заманча кораллар һәм техника китереп торырга кирәк. Бүген оборона-сәнәгать комплексының республика предприятиеләре әлеге мөһим бурычны хәл итүдә катнаша һәм дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертә», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул шулай ук технологик суверенитетны тәэмин итү, импортны алыштыру, яңа мәгълүмат технологияләрен кертү, җитештерүне киләчәктә автоматлаштыру мөһимлеген дә билгеләп үтте. «Яңа логистика чылбырларын формалаштыру һәм технологияләр алмашу өчен Беларусь Республикасы, Казахстан, Төркия һәм башка илләрдәге традицион партнерларыбыз белән хезмәттәшлекне тирәнәйтергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ДХР башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин хәбәр иткәнчә, Донбасс һәрвакыт көчле сәнәгать потенциалы булган төбәк иде. «Тау һәм металлургия тармаклары белән беррәттән, бездә һәрвакыт машина төзелеше актив үсеш алды. Бүген без җитештерүне торгызуга омтылабыз. Тармак 72 нче сәнәгать предприятиесеннән тора. Хәзер без Россия Федерациясе субъекты булгач, республиканың машина төзелеше тармагы өчен үз потенциалын гамәлгә ашыруда зур мөмкинлекләр ачыла», – диде Денис Пушилин, Татарстан белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә мәнфәгать булуын белдерде.

Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт ассызыклаганча, санкцияләр шартларында әлеге форум аерым әһәмияткә ия. «Безгә бөтен яктан да басым ясыйлар, югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итү юлларын ябалар. Ләкин, без бу фонда үз производстволарын һәм технологияләрен үстерүче предприятияләр барлыгын күрәбез. Ә импортны алыштыру – Россиянең сәнәгать сәясәте нигезләренең берсе һәм безнең социаль-икътисадый үсешебезнең мәҗбүри шарты», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, форумны федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан үткәрүгә аңлатма биреп, машина төзелеше, аерым алганда, станоклар төзелеше буенча форум бүген аеруча актуаль, дип билгеләп үтте.

«Безгә сәнәгатьтә «үзгәртеп кору» кирәк иде. Хәзер ул бара инде. Санкцияләр уңаеннан бездә элекке чит илдән кертелә торган товарлар юк, элекке экспорт, логистика чылбырлары бозылды. Ләкин без логистиканы яңадан торгызабыз, Көньякка, Көнчыгышка юнәлтеләбез. Безнең форум һәм күргәзмә, барыннан да элек, станоклар төзелешенә багышланган. Анда 6 ил (Россия, Беларусь, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Камерун, Үзбәкстан, Казахстан), Россиянең 40 төбәге катнаша. Форумның барлык көннәрендә дә 3000 вәкил катнашыр дип көтелә. Бу әле башы гына, Татарстанда станоклар төзелеше үсеше өчен старт», – диде ул.

Форум кысаларында ачылган «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» күргәзмәсендә Россия һәм Белоруссиядән 78 компания тәкъдим ителгән. Алар Россиядә генә түгел, Беларусь, Һиндстан, Кытай, Польша, Көньяк Корея һ.б. илләрдә дә җитештерелгән җиһазларны күрсәтәләр.

Әлеге күргәзмәнең уникальлеге шунда ки, тармак белгечләре энергия сыйдырышлы һәм эре җиһазлар, станоклар белән турыдан-туры таныша ала.

«Бүген күргәзмә станоклар төзелешенең бик лаеклы икәнен күрсәтә. Татарстанда эшче төркем оештырылган, республикада станоклар төзелешен үстерү буенча стратегия бар. Планнар сизелерлек, күренеп тора. Татарстан Республикасының станоклар төзелеше буенча ТатПромСтан берләшмәсе төзелде, аның стенды экспозициядә дә тәкъдим ителде», – диде Олег Коробченко.

Моннан тыш, форумда берничә килешү имзаланды, киңәшмәләр, семинарлар, тышкы базарга чыгу буенча түгәрәк өстәлләр, алдынгы, аддитив технологияләр һәм башка мөһим темалар күтәрелде. Форум 8 һәм 9 декабрьдә үз эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International