7 декабрьдә Казанда Татарстан Машина төзелеше форумы старт ала

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

2022 елның 7-9 декабрендә Татарстан Республикасында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан машина төзелеше форумы узачак, ул «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» махсус күргәзмәсен һәм эшлекле программаны үз эченә алачак. Форум кысаларында катнашучылар машина төзелеше һәм металл эшкәртү өлкәсендәге җиһазлар, инновацион материаллар һәм технологияләр тәкъдим итәчәкләр.

Чараларны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, «Казан ярминкәсе» ААҖ һәм «ВИКО» ҖЧҖ оештыра. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм катнашында уздырыла.

«Форум – бөтен машина төзелеше тармагы өчен зур вакыйга. Бүген Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы алдында торган өстенлекле бурычларның берсе – сәнәгатьнең конкуренциягә сәләтен һәм инновацион потенциалын арттыру. Форум фәнни-техник потенциалны үстерү, импортны алыштыру бурычларын хәл итүгә, шулай ук машина төзелеше өлкәсендә үз технологияләрен һәм инфраструктурасын эшләү мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Без Россиянең 40 төбәгеннән һәм 6 илдән 3000 артык вәкил катнашыр дип көтәбез. 14 эшлекле чара, B2B очрашулар һәм күргәзмә планлаштырылган, анда станоклар эше күрсәтеләчәк һәм сәнәгать предприятиеләренең яңа эшләнмәләре беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, форум кысаларында кайбер килешүләргә имза салу да планлаштырылган», – дип хәбәр итте Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Пленар утырыш кысаларында технологик бәйлелекне җиңү юллары буенча фикер алышу булачак. Машина төзелеше тармагын үстерү, импортны алыштыру мөмкинлеге, предприятиеләрнең җитештерү процессларына фәнни казанышлар һәм эшләнмәләр кертү мәсьәләләре ачылачак. Тышкы базарга чыгу, өстәмә технологияләр, икътисадый турбулентлык шартларында сәнәгатькә ярдәм механизмнары һәм башка мөһим мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәлләр планлаштырылган.

Чарада федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре, алдынгы машина төзелеше, станоклар төзү һәм металл эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни-техник оешмалар, тармак ассоциацияләре хезмәткәрләре катнашачак.

«Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» халыкара күргәзмәсе кысаларында Россия машина төзелеше комплексын модернизацияләүнең алдынгы чишелешләрен ачыктан-ачык күрсәтергә, импортны алыштыру һәм илнең оборона куәтен саклап калу өчен кирәкле продукция җитештерүнең гомумдәүләт бурычларын хәл итүгә саллы өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Биредә ТР станоклар төзү тармагына һәм машина төзелеше һәм төзелеш предприятиеләре кооперациясенә багышланган экспозицияләр тәкъдим ителәчәк.

Быел күргәзмәдә 70тән артык компания катнашачак, алар Россиядә генә түгел, шулай ук Белоруссия, Һиндстан, Кытай, Польша, Көньяк Кореядан җиһазлар тәкъдим итәчәк.

Илкүләм экспозицияне Беларусь Республикасы, региональ экспозицияләр – Брянск өлкәсе, Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы тәкъдим итәчәк.

Станоклар белән бер үк вакытта, компанияләр күргәзмәдә инструментлар, станок җиһазлары, СОЖ, эретеп ябыштыру җиһазлары һәм башка бик күп әйберләр күрсәтәчәкләр, бу сәнәгый җитештерүне модернизацияләргә, төрле техник мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Әлеге күргәзмәнең уникальлеге шунда ки, тармак белгечләре энергия сыйдырышлы һәм эре җиһазлар, станоклар белән турыдан-туры таныша алачаклар.

Күпчелек эшләнмәләр киң аудиториягә беренче тапкыр күрсәтеләчәк.

Форумга теркәлү әлеге сайт аша: https://tatmashforum.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International