«Татарстан белән Әзербәйҗан арасында товар әйләнеше ярты ел эчендә 60 млн.долларга җитте һәм үсәчәк»

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бу хакта 28 ноябрьдә Татарстан делегациясенең Әзербәйҗанга булган эшлекле сәфәре барышында вице-премьер – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итә. Очрашуларда һәм сөйләшүләрдә шулай ук республиканың берничә министры һәм 45 предприятиесе җитәкчеләре катнаша.

«Килеп туган икътисадый һәм сәяси вәзгыятьтә безнең традицион партнерлар, бигрәк тә Әзербәйҗан белән кооперацияне ныгыту Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора, – дип ассызыклады Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Азәрбайҗанның AZPROMO экспорт һәм инвестицияләрне стимуллаштыру агентлыгы җитәкчесе Йосыф Абдуллаев белән очрашуда. – Әзербәйҗан һәм Татарстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2021 елда АКШ доллары белән 70 млн. артып китте. 2022 елның беренче яртыеллыгында – якынча 60 миллион АКШ доллары. Һәм мин аның үсәчәгенә ышанам».

Бүген инде берничә уртак проект гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Әзербәйҗанда «КАМАЗ» ГАҖ рәсми дистрибьюторы – Гәнҗә автомобиль заводы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган автомобильләр җыю эше башкарыла. Гәнҗә автомобиль заводы һәм КамАЗның уртак предприятиесе эшли.

Йосыф Абдуллаев республикалар арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү потенциалын билгеләп үтте һәм Россия-Әзербәйҗан мөнәсәбәтләре өчен нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы вице-премьеры, Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, Әзербәйҗан базарына чыгу белән кызыксынган Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен сорау-җавап форматында пленар сессия оештырдылар. Экспертлар сыйфатында Әзербәйҗан Республикасында Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле Руслан Мирсәяпов һәм Әзербәйҗанда Россия экспорт үзәге вәкилләре чыгыш ясадылар.

Бүген Олег Коробченко делегация әгъзалары белән Сумгаит сәнәгать паркында булды. Сәнәгать паркында – 32 резидент, 19 предприятие эшли. Аерым алганда, делегация авыр краннар, фонтан арматурасы, бораулау җиһазлары һ.б. эшенә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче SOCAR-STP уртак предприятиесе эшчәнлеге белән танышты.

Очрашулар нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек итү һәм Әзербәйҗан делегациясенең Татарстанга җавап эшлекле сәфәре турында килешүгә ирешелде.

Татарстан делегациясенең Әзербәйҗанга булган сәфәре 29 ноябрьдә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International