Рөстәм Миңнеханов: «Безнең заман» фестивале – Татарстан горурлыгы»

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт булып узды, «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең Гран-при иясе «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы булды. Җиңүче команда республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кулыннан Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубогын  һәм 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.

Юбилей фестивалендә 1,5 меңнән артык үзешчән артист катнашты, ул эшче һәм инженер һөнәрләренең нинди талантлы икәнлеген һәм иҗат белән мавыгу мөмкинлеген күрсәтте. Фестивальдә катнашу өчен республиканың 43 муниципаль районыннан 187 оешма һәм предприятие гариза биргән иде. Гала-концерт алдыннан Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә өч сайлап алу этабы булды. «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендәге чыгышлар нәтиҗәләре буенча 4-5 ноябрьдә Казанда узган суперфиналда катнашучылар ачыкланды. Суперфиналга фестивальнең төп призына дәгъва кылучы 22 команда чакырылган иде. Төп номинацияләрдәге чыгышлардан тыш, суперфинал барышында алар үзләренең визитка-презентацияләрен тәкъдим иттеләр.

Гомумкоманда зачетында беренче урынны Мамадыш районы Башкарма комитетының «Мәгариф бүлеге» МКУ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Сибур. Түбән Кама нефть химиясе» АҖ, «Татэнерго» АҖ, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы, «Аммоний» АҖ ҖПБ, «ТНВ»-«ТЯГ» яшьләр канаты (Чүпрәле районы), «Транснефть-Кама буе» АҖ командаларына бирделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Гран-придан бер адым ераклыкта туктаган командага «Безнең заман герое» махсус призын тапшырды. Аның җиңүчесе – «КАМАЗ» ГАҖ командасы. Кубоктан тыш, командага 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылды, Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясеннән сертификат, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондыннан бүләк, диплом, медальләр тапшырылды.

Олег Коробченко фестиваль хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтүчеләр предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Бу үз коллективларыңа чын өлеш кертү, дигән сүз. Фестиваль командасының инде 10 ел дәвамында нәрсәдер эшләве – команда рухын үстерүгә инвестицияләү, предприятиеләрнең эчтән көчәюе. Әгәр без компанияләребезне производствода гына түгел, сәхнәдә дә берләштерүне дәвам иттерсәк, безнең коллективлар күпкә көчлерәк булачак», – дип ассызыклады ул.

Фестивальнең төп бүләген – Гран-прины Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды, «Наше время – Безнең заман» фестивале аның ярдәмендә уза. «Матур бәйрәм. Безнең фестиваль елдан-ел киңәя», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Без хезмәт кешесенең дәүләтебез өчен иң мөһиме булуын аңлый башладык. Бу кешеләр заводларда, фабрикаларда һәм предприятиеләрдә эшләү белән генә чикләнмиләр. Алар башка өлкәләрдә дә сәләтле. Фестиваль сәхнәсендә алар үзләренең иң яхшылары булуын исбатладылар», – дип ассызыклады республика башлыгы һәм җиңүчеләргә генә түгел, фестивальдә катнашучыларның барысына да алкышлар белән рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм аның командасы адресына аерым рәхмәт белдерде: «Без динамиканы, алгарышны, зур колачны күрәбез. Биредә Кремль сарае залларына лаеклы номерлар тәкъдим ителде».

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре җитәкчеләре ягыннан фестиваль хәрәкәтенә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. «Бу фестиваль коллективларны берләштерә, алар тагын да көчәя», – диде ул.

«Фестиваль дәвам итәчәк, үсеш алачак. «Наше время – Безнең заман» – республикабыз горурлыгы!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International