Олег Коробченко: «Үзбәкстан белән кооперацияне ныгыту Татарстан өчен өстенлекле юнәлеш булып тора»

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

10 октябрьдә Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Ташкент өлкәсендә «Химград» технополисы белән хезмәттәшлектә оештырылган «Чирчик» химия-индустриаль технопаркында булды.

Визит Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Үзбәкстан Республикасына булган визиты кысаларында узды. Делегация составына Татарстаннан 15 компания вәкилләре, шулай ук югары уку йортлары ректорлары керде.

Моннан тыш, Олег Коробченко Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы сәүдә вәкиле Константин Злыгостев белән очрашты һәм берничә сөйләшү үткәрде.

Вице-премьер очрашу барышында делегациянең машина төзелеше һәм авиатөзелеш кластерына карата кызыксынуы барлыгын билгеләп үтте.

Үзбәкстан ягы, үз чиратында, машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә үзара сәүдәдә мәнфәгатьле булуын белдерде.

«Традицион партнерларыбыз, аеруча Үзбәкстан белән кооперацияне ныгыту Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора, – диде Олег Коробченко.– 2021 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 200 млн.доллар тәшкил итте. Ышанам ки, монда киләчәктә дә үсеш потенциалы зур һәм безнең республика моның белән кызыксына».

Бүген Джизак шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУ филиалы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International