Татарстанда җиңел сәнәгать предприятиеләре кластеры булдырылачак

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Республикада җиңел сәнәгать предприятиеләре кластерын булдыру нияте турында тармак вәкилләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белдерде. Эш төркеме утырышы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Министрлык башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда җиңел сәнәгать тармагы җитәрлек үсеш алмаган. «Бездә тегү производстволары бар, җитен, техник киндер үстерелә, ясалма синтетик җеп җитештерүче бар, ул Түбән Каманың «Микрофибра» предприятиесе. Ләкин бу юка җептән материал тукучылары юк. Нәтиҗәдә, җиңел сәнәгатьтә шундый ертык кисәкләр килеп чыга: монда бар, анда бар. Безнең бер чылбыр белән берләштерелмәгән ниндидер участокларыбыз бар. Шуңа күрә безгә республикада тармакны үстерүгә системалы якын килергә мөмкинлек бирә торган кластер булдырырга – чимал үстерүдән әзер продукциягә кадәр, һәм җиңел сәнәгать эшләтеп җибәрергә кирәк», - дип саный Олег Коробченко.

Җитештерүне үстерү белән кызыксынган очрашуда катнашучылар кластерны булдыру буенча үз идеяләрен әйттеләр. 

Киңәшмәдә шулай ук кластерларга дәүләт ярдәме чаралары да яңгырады.

Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык җиңел һәм текстиль сәнәгате предприятиесе исәпләнүен дә әйтеп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International