Альберт Кәримов DP World техник директоры, World Logistics Passport идарәсе рәисе Майк Баскаран белән очрашты

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов DP World техник директоры, World Logistics Passport идарәсе рәисе Майк Баскаран белән очрашты.

Очрашу республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

World Logistics Passport - үсә торган базарлар арасында сәүдә мөмкинлекләрен киңәйтү өчен төзелгән зур инициатива. Инициатива логистиканың нәтиҗәсезлеге, хәзерге вакытта үсә торган базарлар арасында сәүдә үсешен чикли торган сәүдә киртәләрен узуны күздә тота. Ул булган сәүдә маршрутларын яхшыртып кына калмый, логистик һәм сәүдә компанияләре өчен лояльлек программасы аша да эшли. Шулай итеп, дөнья регионнары продукциясен сатуны диверсификацияләү һәм башка үсә торган илләр арасында төп товарларның базар өлешен арттыруга ярдәм итә.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм DP World компаниясе арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды һәм эш төркеме төзү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International