Татарстан Президенты: Үзбәкстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыруда күпмедер алга китеш бар

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы җитәкчелегенә Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сәрдәр Умурзаков белән соңгы уртак видеоконференцэлемтә 2021 елның июлендә узган булган. «Безгә башкарылган эшләр нәтиҗәләре һәм алга таба планнар турында фикер алышырга вакыт. Ышанам ки, уртак проектларны гамәлгә ашыруда күпмедер алга китеш бар», - диде ТР Президенты.

Сәрдәр Умурзаков билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирә. «Россия Федерациясе белән хезмәттәшлегебез һәм партнерлыгыбыз кысаларында Татарстан безнең өчен аерым урын алып тора, - диде Үзбәкстан вице-премьеры. - Шулай ук әлеге мөмкинлектән файдаланып, сезгә хөрмәтле Шәүкәт Миромон улы Мирзиев исеменнән туганнарча иң җылы теләкләрне һәм сәламләү сүзләрен җиткерәсем килә». 

Сәрдәр Умурзаков ассызыклаганча, Чырчык шәһәрендәге «Химград Үзбәкстан» индустриаль паркы мәйданчыгында Үзбәкстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре катнашында ике яклы бизнес-форум оештыру планлаштырыла. Әлеге чарада Үзбәкстан Президенты да катнашырга ниятли. 

«Без бу чара уздырылуын тулысынча хуплыйбыз. Аңарчы безгә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә һәм алар буенча карарлар кабул итәргә кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары очрашуда катнашучылар уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм аларны башкару выкытын, башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International