«Елның яшь сәнәгатьчесе» премиясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлаган

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Яшь сәнәгатьчеләр клубы Россиянең иң яхшы җитештерү предприятиеләренә нигез салучылар һәм җитәкчеләр арасында «2021 елның яшь сәнәгатьчесе» премиясенә гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә. Конкурс Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә уза.

Бөтен Россиядән иң уңышлы яшь сәнәгатьчеләрне Клубның попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров бүләкләячәк. Сәнәгатьчеләр үз предприятиеләренең чын казанышлары өчен шәхсән бүләкләнә. Премиягә дәгъва кылучылар – сәнәгать предприятиеләре милекчеләре, шулай ук 40 яшькә кадәр  җитәкчеләр яки баш инженерлар.

Яшь сәнәгатьчеләр клубы рәисе Антон Ковалев сөйләгәнчә, мондый премияне тапшыру беренче тапкыр узачак. Конкурсның максаты – Россиянең иң яхшы яшь сәнәгатьчеләрен ачыклау һәм шәхсән бүләкләү.

Премиядә катнашуга гаризалар 2022 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Аларны таләпләргә туры килү-килмәве буенча тикшергәннән соң, оештыру комитеты 50 катнашучыдан лонг-лист формалаштырачак.

Март аенда жюри һәм оештыру комитетының уртак тавыш бирү йомгаклары буенча премиядә катнашучылар арасыннан иң күп уртача балл туплаячак катнашучыларның 20 исеме игълан ителәчәк.

Иң югары балл җыйган 10 катнашучы җиңүче дип игълан ителәчәк. Конкурсның финалы 2022 елның 25 мартында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узачак.

Жюри әгъзалары булып үсеш институтлары җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре, сәнәгать кластерлары һәм индустриаль парклар вәкилләре, дәүләт һәм шәхси фондлар вәкилләре торачак.

Җиңүчеләр РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамоталары, Клубның Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры белән эшлекле очрашуында катнашу, дәүләт ярдәме чаралары буенча консультация, Клубның бөтенроссия һәм халыкара чараларында катнашу мөмкинлеге, шулай ук Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының күчмә стажировкаларында «Федераль практика» алачак.

Премиядә катнашу критерийлары белән https://mprom.site/ сайтында танышырга һәм заявка бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International