Регионара сәнәгать кооперациясен үстерү мөмкинлекләре киңәйтелде

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте сәнәгать кластерларына карата федераль таләпләргә үзгәрешләр раслаган (779 номерлы карар).

 Үзгәрешләр предприятиеләрнең кластерларга дәүләт ярдәме чараларын куллану мөмкинлекләрен киңәйтә (41 номерлы карар). Социаль-икътисадый үсеше түбән булган төбәкләрдә урнашкан предприятиеләр өчен геостратегик территорияләрдә һәм моношәһәрләрдә кластер предприятиеләре арасында функциональ бәйлелекнең (җитештерү кооперацияләренең) гомуми дәрәҗәсенә карата таләпләр 20 проценттан 10 процентка кадәр киметелгән.

Шулай ук кластерда агымдагы җитештерү кооперациясе булмаган, ләкин аны өч ел дәвамында оештырырга планлаштыручы катнашучылар кластеры составына кертү исәбенә регионара кооперация төзү өчен дә предприятиеләрнең мөмкинлекләре арттырылган.

«Кластерлы ярдәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2016 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 3,2 млрд сумлык 12 кластер проекты хупланды. Бу импортны алыштыра торган продукциянең 20 артык төрен җитештерүне оештырырга һәм әлеге максатларга бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән үзгәрешләр яңа предприятиеләрне кластерга җәлеп итүгә тотрыклы гамәлдәге җитештерү чылбырларында кооперацияне тирәнәйтүдән дәүләт ярдәме фокусын күчерә, бу регионара кооперация элемтәләрен активлаштырырга һәм кластерларда производствоны локальләштерү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International