«Алабуга» МИЗда ПАН-прекурсор җитештерү буенча яңа предприятие эшләтеп җибәрелде

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ПАН-прекурсор – углерод җепселләре алу өчен чимал җитештерү буенча яңа предприятиене эшләтеп җибәрү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росатом дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, Росатомның Юматекс генераль директоры Александр Тюнин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

Җитештерү май аенда Италия компаниясенең технологик җиһазлары белән тәэмин ителгән иде. Росатом партнеры – «Алабуга» СҖТ МИЗ – предприятиенең автоматлаштырылган инженерлык инфраструктурасын югары дәрәҗәдә тәэмин итте. Мондый масштабта углерод җепселләре өчен прекурсор булдыру процессы Россиядә беренче тапкыр оештырыла.

«Юматекс» ПАН заводын булдыру буенча инвестицион проектны 3 ел эчендә гамәлгә ашырды. Проектның гомуми бюджеты 8,5 млрд. сум тәшкил итә: «Росатом» дәүләт корпорациясе – 5,2 млрд.сум, «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ – 3,0 млрд. сум, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы – 0,3 млрд. сум куәтлелек елына 5 мең тонна полиакрилонитрил җепселләр тәшкил итә. Предприятиедә 167 яңа эш урыны булдырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа производство ачылуны, ил өчен әһәмиятле вакыйга, дип атады. Ул предприятиене булдыруга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, «Алабуга» МИЗның яхшы эше биредә беренче предприятие - Росатом белән хезмәттәшлектә булдырырга мөмкинлек бирде. Ул ассызыклаганча, генераль директор Тимур Шаһивәлиев җитәкчелегендәге «Алабуга» МИЗ кирәкле шартлар тудыра алды, шулай ук предприятиенең инвестордашы булды. «Безнең Росатом белән уртак кызыклы проектлар булыр дип уйлыйм, алар безнең республика территориясендә гамәлгә ашырылачак. Бу проектның барлыкка килүенә чын күңелдән шатмын, әгәр без тотынсак, дәүләтебез өчен кирәк булган теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Росатом дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев ПАН-прекурсор җитештерүен ачу уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән сәламләү хатын укыды.

«Әлеге масштаблы югары технологияле проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә мөһим. Яңа куәтләрне эшләтеп җибәрү транспорт, машина төзелеше, нефть-газ һәм ягулык-энергетика комплексларын, илебез сәнәгатенең башка тармакларын сыйфатлы композит материаллар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Һәм, әлбәттә, мондый зур производствоны гамәлгә кертү төбәк икътисадын үстерүгә, заманча эш урыннары булдыруга, кирәкле социаль проблемаларны хәл итүгә җитди этәргеч бирәчәк. Сезгә уңышлар һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим», - диелә Владимир Путинның сәламләү текстында.

Шулай ук Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның заводны ачу тантанасында катнашучыларга видео мөрәҗәгате күрсәтелде.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасында мондый масштаблы проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә зур әһәмияткә ия. Әлеге заводны эшләтеп җибәрү композит материаллар – чималдан алып әзер эшләнмәләргә кадәр булдыруның технологик һәм җитештерү чылбырын формалаштыруны төгәлли. Бу технологияләрнең Россиядә эшләнүе аеруча мөһим. Углерод җепселләре җитештерүне үстерү Авиатөзелеш һәм башка базарларның югары сыйфатлы продукциягә булган ихтыяҗларын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Композит материаллар өлкәсендә импортка бәйсезлекне ныгыту. Сыйфат һәм бәядән чит ил аналогларыннан калышмый торган продукцияне халыкара базарларга уңышлы чыгарырга итәргә кирәк», - диелә Михаил Мишустинның видео котлавында.

Росатом генераль директоры Алексей Лихачев, үз чиратында, яңа җитештерү углекомпозит материаллар буенча тулы технологик чылбырны формалаштырырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады. Инде үзебезнең ПАН-прекурсордан углерод җепселенең беренче сәнәгать үрнәкләре алынды, аларның сыйфаты дөньякүләм иң яхшы җитештерүчеләр дәрәҗәсендә, дип билгеләп үтте Лихачев.

Белешмә өчен:

Илебездәге заманча углерод җепселләрен җитештерү «Алабуга-Волокно» заводында («Юматекс» АҖ керә) 2015 елда «Алабуга» МИЗда җайга салынды.

Юматекс полиакрилонитрил сүс җитештерү буенча яңа заводны эшләтеп җибәрү белән чимал, углерод җепселләре, тукымалар һәм препреглар булдыруның тулы технологик һәм җитештерү чылбырын формалаштыруны тәмамлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International