Альберт Кәримов Аргентинаның Россиядәге илчесе Эдуардо Антонио Зуайн белән очрашуда катнашты

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аргентина Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эдуардо Антонио Зуайн белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашында узды. 

Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Аргентина арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2020 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше $ 500 меңгә җитте.

«Татарстан – Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе. Без Россия-Аргентина мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында: «КАМАЗ» ГАҖ һәм «КВЗ» ГАҖнең Латин Америкасы илләре базарларында булуын киңәйтү, автомобильләр, тракторлар, автобуслар, махсус техника һәм вертолетлар җыю производстволары челтәрен үстерү, энергетика, нефть химиясе һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү.

«Бәлки, Россиядә үз проектларын үстерергә теләгән Аргентина инвесторлары да бар. Без республика территориясендә мондый мөмкинлекне шатланып тудырырга әзер. Без сезнең бизнес делегациясен кабул итәргә дә әзер. Шулай ук безгә сезнең илдә нинди товарларны алга этәрә алуын аңларга да кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанга визиты кысаларында Эдуардо Антонио Зуайн бердәм презентация үзәге, ИТ-парк, Иннополис, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International