Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Кыргызстан Республикасының сәнәгать кооперациясе перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Кыргызстан Республикасының Инвестицияләр министрлыгы һәм Кыргызстан Республикасы Энергетика һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре белән очрашты. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.

Очрашуның төп максаты – сәүдә-икътисад өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу. Яклар энергетика, автомобиль төзелеше, вертолет төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә партнерлыкны киңәйтүдә мәнфәгатьле. Мәдәният һәм туризм өлкәсендәге элемтәләрне киңәйтү өчен дә алшартлар бар.

Кыргызстан партнерлары белән Татарстанның «Ядран» ИК, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ кебек эре предприятиеләре хезмәттәшлек итә. Шулай ук «Татспиртпром» АҖ, «ЕлАЗ ҖБ» АҖ һ.б. компанияләрне Кыргызстан базарына чыгару мөмкинлеге карала.

2017 елда Татарстан Республикасы белән Кыргызстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фән һәм техника өлкәсендә һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Хәзерге вакытта Татарстан-Кыргызстан эш төркемен төзү карала һәм хезмәттәшлекне активлаштыру буенча юл картасы проекты эшләнә. Татарстан-Кыргызстан эшлекле төркеменә Татарстан Республикасының төрле оешмалары вәкилләре кергән.

Очрашуда катнашучылар ике яклы товар әйләнешен үстерү һәм республикалар арасында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген тирәнәйтү буенча мондый чараларны даими үткәрүнең максатка ярашлы булуы турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International