Альберт Кәримов: «Без барлык тармаклар буенча да диярлек торгызылган үсеш һәм уңай динамика күрәбез»

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген «Казанькомпрессормаш» АҖдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Сәнәгать предприятиеләрендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм җитештерүне диверсификацияләү бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча киңәшмә узды.

2021 елның 4 аенда Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең эш йомгаклары һәм аларның инновация үсеше һәм производстволарны диверсификацияләү проблемалары турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Сәнәгать предприятиеләре төяп озаткан продукция күләме 1 трлн 155 млрд. сум тәшкил иткән. Нефть продуктлары, химия, нефть химиясе, файдалы казылмалар чыгаруга һәм машина төзелешенә аеруча зур өлеш туры килә.

4 айда республикада 11 млн. тоннага якын нефть чыгарылган, 21 меңнән артык йөк автомобильләре, 4,6 млн.автомобиль шиннары, 590 мең тонна пластмасса һәм 232 мең тонна синтетик каучук җитештерелгән.

1 кварталда тышкы сәүдә әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 10%ка арткан.  Чимал булмаган энергетика экспорты структурасында машина төзелеше продукциясенең өлеше – 84%, авыл хуҗалыгы – 30%, химия тармагы 7%ка арткан.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, соңгы айлар дәвамында нефть эшкәртү, химия тармагы һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә сәнәгый җитештерү индексының үсеше күзәтелә.

Сәнәгый җитештерү индексы машина төзелеше тармагы, беренче чиратта, КАМАЗ, ТЭМПО, Ремдизель һәм башка эре предприятиеләр хисабына югары үсеш күрсәтә. Агымдагы елның 4 аенда ул 131,5% тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре алдында торган бурычларга аерым тукталды, Россия Президенты тарафыннан 2025 елга гражданнар продукциясен чыгару күләменең 30% кадәр җиткерү бурычы куелуы турында искәртте.

Инновацияләр һәм цифрлаштыру мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады. Министрлык тарафыннан соңгы еллар дәвамында үткәрелгән сораштырулар нигезендә, компанияләрнең дүрттән бер өлеше генә үз технологияләрен эшләүгә һәм читләрне сатып алуга инвестицияләр кертергә әзер. Һәм еллар узган саен андый компанияләр өлеше артмый. Цифрлаштыру буенча да шул ук хәл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International