Россиядә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга 23 млрд. сум тотылачак

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Мондый илкүләм проект ни өчен кирәк, анда катнаша торган компанияләр нинди нәтиҗәләр күрсәтә һәм дәүләткә моннан ни файда? РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәлелек департаменты директоры Александр Молодцов «МИР 24» телеканалына шул хакта сөйләгән.

- Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча илкүләм проект нигә кирәк? Бу бизнес эше түгелмени? Сүз дәүләт катнашындагы предприятиеләр турында гына түгелме?

Александр Молодцов: Әйе, сез хаклы. Дәүләт катнашындагы предприятиеләр турында гына түгел, ә шәхси бизнес турында да сүз бара. Кайчандыр куелган барлык гипотезалар да расланды: предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда ярдәмгә мохтаҗ.

Проект старт алгач, без Россия предприятиеләре һәм аларның көндәшләре арасында Германия һәм АКШтан ике-өч тапкыр аерма булуын аңладык, ягъни безнең предприятиеләр тышкы базарда да, эчке якта да түбән җитештерүчәнлек аркасында конкурентлыкка сәләтле түгел. Безнең предприятиедәге бер хезмәткәр, чит ил предприятиесендә эшли торган шундый ук хезмәткәр белән чагыштырганда, күбрәк һәм озаграк эшләп тә, азрак продукция җитештерә, ә компанияләр азрак керем ала.
Безнең бурыч – уңайлы шартлар һәм дөрес көйләнгән процесслар хисабына кешеләргә күбрәк эшләү өчен этәргеч бирү, ә кешеләр нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый, предприятиеләр зур финанс нәтиҗәсен ала.

- 2018 ел ахырында илкүләм проект старт алды. Нәрсәләр эшли алдык?

Александр Молодцов: Без 1800 артык предприятиедә эшлибез. Кайчак предприятиеләрнең без көткәннән дә тизрәк үсеш алуын күрәбез. Безнең максат бар – без эшли торган предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру, ләкин без илкүләм проектка кергән беренче 45% һәм аннан күбрәк предприятиеләрнең 10% артыграк үсеш алуын күрәбез. Бу безнең куйган тырышлык нәтиҗәсе.

Үсеш потенциалы зур, ул еш кына без планлаштырганны да уздырып җибәрә. Әгәр тагын да сизелерлек нәтиҗәләр турында сөйлибез икән, моны предприятиеләрнең күбрәк эшли, салымнарны күбрәк түли башлавында күрәбез.

Беренче предприятиеләр буенча карасак та, без дәүләт тоткан акчаларның, хәтта күбрәк тә, салым рәвешендә кире кайтуын күрәбез. Шул ук вакытта хезмәткәрләр өчен уңайлылыклар арта: алар шулай ук эшли, әмма нәтиҗәсе күбрәк күренә.

- Конкрет мисаллар китерә аласызмы?

Александр Молодцов: Мәсәлән, Пермь краенда «Уралбумага» һәм «Суксунский оптико-механический завод» дигән ике предприятие бар. Алар илкүләм проектта катнашучылар составына беренчеләрдән булып керде. Безнең белән җитештерү системасының нәрсә икәнен аңлый, предприятиегә нәтиҗәлелекне арттыруда ярдәм итә ала торган иң яхшы белгечләр эшли, һәм беренче айда ук «Суксунский оптико-механический завод» эш нәтиҗәлелеген – 38%ка, икенче предприятие 17%ка арттырды, шул ук вакытта аларда күп күләмдә акча да янга калдырылды, безнең белгечләр югалту өлешен табып, эшләмичә буш тору очракларын ачыкларга ярдәм итте. Мисалларның тагын берсе. Предприятиедә складлар эше – саклау системасы дөрес оештырылмаган булган, шуның аркасында предприятие 70 млн. сум акча югалта торган булган.

Бездә авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар. Мәсәлән, Белгород өлкәсенең «Михайловское» хуҗалыгы. Анда сауган сөт күләмен арттыру мөмкин булды. Һәр фураж сыеры, эш башланган чор белән чагыштырганда, өч литрга күбрәк сөт китерә башлаган. Нәтиҗәдә, керемнәр арта, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы арта, аларга булган йөкләнеш арттырылмый, гадәти итеп кенә әйткәндә, предприятиедә эш дөрес оештырыла. Безнең төп бурыч та шунда – без эшчәнлек системасын төзергә булышабыз.

Бездә күп кенә предприятиеләр өчен үтемле булмаган белгечләр күп. Россиядә экспертлар бик аз. Проблеманы хәл итү өчен, без илкүләм проект кысаларында тулы бер структура булдырдык, бездә федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәкләре, аларда базарда иң яхшы белгечләр эшли. Алар эшчәнлек процессын оештыруның нечкәлекләрен белә. Алар предприятиегә килә һәм бушлай нигездә аңа бу процессны җайга салырга булыша.

- Илкүләм проектка кушылу өчен предприятиегә нәрсә эшләргә кирәк?

Александр Молодцов: Иң беренче чиратта теләк кирәк, чөнки без милекче, җитәкче мотивациясеннән башка зур нәтиҗәләргә ирешеп булмас дип ышанабыз. Без предприятиенең бу эшкә мотивацияле булуына игътибар итәбез. Билгеле бер критерийларга туры килергә кирәк: әйтик, предприятие җитештерү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш тармакларының берсенә карарга тиеш. 2021 елдан сәүдә тармагы да өстәләчәк.

- Ни өчен төзәтмәләр кертергә булдыгыз?

Александр Молодцов: Яхшы җайга салынган механизмнарга кагылмыйбыз, киресенчә, аларны үстерәбез. Барысы да кала, экспертлар предприятиеләрдә эшләвен дәвам итәчәк, аларга нәтиҗәлерәк булырга ярдәм итеп, хезмәткәрләр өчен уңайлылыкны арттырачаклар. Әмма без эшчәнлегебезне киңрәк колачларга, күбрәк предприятиеләрне җәлеп итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Без предприятиеләргә тизләтелгән цифрлаштыру хисабына тагын да заманчарак һәм технологияләр ягыннан алга китүдә ярдәм ителергә тиеш, дип саныйбыз.

Без һәр предприятие-катнашучы куллана ала торган система ясарга планлаштырабыз. Алар автоматлаштыру процессын тагын да җиңелрәк узачак, һәм без аларга ясалачак система хисабына ярдәм итәчәкбез.

Без предприятиеләргә яңа партнерларыбыз – WorldSkills – хезмәткәрләрне оператив рәвештә яңадан әзерләгән вакытта аларга нинди компетенцияләр җитешмәвен ачыклауда ярдәм итәрләр дип планлаштырабыз. Хезмәткәр, нәтиҗәлерәк эшли алсын өчен, үзенә җитешмәгән әйберләргә өстәмә өйрәнү мөмкинлеген бушлай алачак.

- Үзгәрешләр нәтиҗәсендә нинди максатларга ирешү күздә тотыла? Һәм нинди срокта?

Александр Молодцов: Илкүләм проект 2024 елга кадәр планлаштырылган. Бүгенге көндә максатларыбыз кимендә 6300 предприятиебез адреслы ярдәм алырлык итеп формалаштырылган. Безнең бурыч – бу предприятиеләрдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген кимендә биш процентка үстерү. Бу өстәлгән кыйммәтнең зураюына китерәчәк, ул исә үзеннән-үзе, предприятиеләр күбрәк акча эшләячәк, бюджетка күбрәк салым түләячәк, хезмәт хаклары артачак, дигән сүз.

Бездә барысын да күбрәк җәелдерү өчен яңа чаралар да өстәлә. Эшебез нәтиҗәләре буенча предприятиеләр продукция җитештерә башлап кына калмыйча, тизрәк эшли дә башлаячак. Предприятиеләргә бу продукцияне кая куярга дигән сорауга җавап та бирергә кирәк бит әле. Әгәр алар аны кая юнәлтәсен аңлап эш итә икән, бик яхшы, без исә аларга экспортка чыгарга булышабыз.
Безнең партнерыбыз – Россия Экспорт үзәге, аның белән безнең уртак «Экспорт мәктәбе» проекты бар. Хәтта беренче кушылган предприятиеләр дә 3 млрд сумнан артык күләмдә беренче экспорт контрактларына чыкты. Алга таба алар моны даими һәм системалы рәвештә эшләячәк. Мондый чаралар шактый күп.

- Күпме акча тотылачак?

Александр Молодцов: Бюджет чыгымнарының күләме 2024 елга кадәр 23 млрд. сум булыр дип уйлыйбыз.

- Бу акчаны тулай эчке продуктка инвестицияләр дип санаган очракта, дәүләтнең табышы нинди булачак?

Александр Молодцов: Илкүләм проектны Россия икътисадына инвестицияләр дип санарга мөмкин. Дәүләт алачак табыш та санаулы. Без аның ничек формалашуын аңларга мөмкинбез. Иң баштан ук илкүләм проектка кушылган предприятиеләр буенча без үлчәүләр үткәрдек. Предприятиеләр үз эчендә өстәмә рәвештә 3 млрд. сумнан артык өстәмә бәя алды, сүз нибары 200 предприятие турында бара. Түләнә торган салымнарның аларга ярдәм итү өчен дәүләт тоткан сарыфларны каплавын аңлыйбыз. Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәбез. Аңлашыла инде, бар җирдә дә мондый нәтиҗәләр булмаска мөмкин, ләкин без, салымнар арту хисабына, дәүләт бу акчаларны компенсацияләр дип көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International