«Наше время - Безнең заман» фестивален үткәрү вакыты игълан ителде

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VIII ачык республика телевизион фестивален уздыру вакытлары билгеле булган, әлеге чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында уза.

13, 14 ноябрь көннәрендә Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда фестивальнең зона этабы узачак. Казанда конкурсның зона этабы 20, 21 ноябрь көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында оештырылачак.

«Наше время – Безнең заман» фестиваленең суперфиналы 27-28 ноябрь көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узачак. Гала-концерт 30 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. «Фестиваль барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак. Роспотребнадзорның тиешле рөхсәте бар. Шуңа күрә предприятие вәкилләре, кирәкле социаль дистанцияне оештыру мөмкинлеге булсын өчен, график буенча төрле вакытта киләчәк. Катнашучылар өчен кире элемтә мөһим булганга күрә, без зур залларда мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр уздырырга планлаштырабыз. Термометрия, сәхнәне санитар эшкәртү һәм килеп туган хәлгә бәйле башка кирәкле чаралар оештырылачак», – дип хәбәр итте эшләүче яшьләр иҗаты фестиваленең башкарма директоры Наталья Смирнова.

Исегезгә төшерәбез, быел «Наше время – Безнең заман» фестивале тарих өчен әһәмиятле ике датага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Фестивальгә катнашучылар гаризаларны онлайн режимында биргән. Ел дәвамында эшче һөнәр вәкилләре Интернет ярдәмендә репетицияләр үткәреп, конкурска актив әзерләнгән.

Быел фестивальнең мөһим яңалыгы «Безнең заман геройлары» дип аталган махсус бүләк булачак. Мактаулы бүләк дәрәҗәле Гран-прига лаек булган командага, ләкин барлык номинацияләр буенча 1 урын алган баллар җыелмасы буенча биреләчәк.

Җиңүче иң яхшы командалар ТЯГ телеканалында «Наше время – Безнең заман» фестиваленнән «Безнең заман геройлары» телевизион тапшыруында күрсәтеләчәк. Проект май аенда башланып китте. Ул төп эше белән иҗат эшчәнлеген уңышлы гына берләштерә алган фестивальдә катнашучыларга багышланган.

«Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашучылар өчен тагын бер шатлыклы һәм көтеп алынган яңалык – быелдан башлап, иҗат коллективы составында 35 яшьтән 45 яшькә кадәр булган кешеләр катнаша алачак. 

Фестивальдә катнашучыларга карата гомуми яшь таләпләре элеккечә калган: 18-35 яшьлек яшьләр, алар өчен конкурс программасында шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып тормаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International