«Ростех» Дәүләт Корпорациясенең WorlSkills стандартлары буенча «Яшь профессионаллар» чемпионатының беренче медальләре Казан вертолет заводыныкы

2017 елның 28 июле, җомга

“Ростех” корпорациясе масштабында Мәскәүдән Новосибирск шәһәренә кадәр төрле мәйданчыкларда 25 июльдән 5 августка кадәр барачак  WorlSkills стандартлары буенча үзәкләштерелгән «Яшь профессионаллар» чемпионатында корпоратив ярышларның 200 дән артык финалисты катнаша.

Казан вертолет заводы сайлап алу корпоратив чемпионатында җиңүче үзенең чемпион-финалистларын 4 компетенциядә тәкъдим итте: санлы программалы идарә итү станокларында токарь һәм фрезер эшләр, авиация техникасы җайланмаларын җитештерүдә җыю, CAD инженерлык графикасы һәм "Яшәеш циклы белән идарә итү" презентацион компетенция.

Бүгенге көнгә 2 компетенциянең йомгагы ясалды – авиация техникасы җайланмаларын җитештерүдә җыю һәм “Яшәеш циклы белән идарә итү”.

"Яшь профессионаллар" чемпионатының  "Яшәеш циклы белән идарә итү" компетенциясендә катнашучылар алдында социаль продукт - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ә нәкъ менә тәннең аскы өлеше белән хәрәкәт итә алмаучылар өчен үзйөрешле инвалидлар креслосын эшләү бурычы куелган иде. Ярыш йомгаклары буенча әлеге компетенциядә "Ростех" Дәүләт корпорациясенең WorlSkills методикасы буенча сайлап алу ярышларында җиңүче Казан вертолет заводы командасы булды. Җиңүчеләрнең исемнәре - Степанова Настасья, Гөлназ Кәбирова, Полянин Антон, Тимур Хуҗиәхмәтов, Гафиатуллин Таһир, Сорколетов Евгений, Харитонов Павел һәм Хананова Суфият. Барлык җиңүчеләрнең яше 25тән дә артык түгел һәм алар заводның төрле структур бүлекчәләрендә эшлиләр.

Казан вертолет заводы эшчесе Илдар Шәмсетдинов «Санлы программалы идарә итү станокларында токарь эшләре» компетенциясендә икенче урынны алды.

Чемпионатта җиңүчеләрдән “Ростех” ДК бердәм җыелма командасы тупланачак, әлеге команда Екатеринбургта ел саен уздырыла торган эшче һөнәрләр буенча югары технологияле сәнәгать тармаклары WorldSkills Hi-Tech милли чемпионатында Дәүләт Корпорациясе данын яклаячак.

Сайлап алу ярышлары “Ростех” ДК һәм холдингның барлык эшче һөнәрләре вәкилләре арасында аек конкуренцияне үстерү һәм профессиональ стандартларны күтәрүгә юнәлдерелгән.

Бу чаралар 2017 елның октябрендә узачак WorldSkills Hi-Tech чемпионатында югары профессионаллыкны лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык  чемпионнарны эзләп табу һәм әзерләүгә генә түгел, ә Россиянең югарытехнологияле  предприятиеләрендә кирәк булган эшче һәм инженер профессияләрнең абруен үстерергә дә ярдәм итә.   

WorldSkills халыкара чемпионатлары ике елга бер мәртәбә уздырыла. 2019 елда шундый чемпионат Казанда узачак –Россия чемпионатны уздыру хокукын 2015 елда яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International