"КҮПКЫРЛЫ КАЗАН-2017" региональ сессиясе

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

31 майда Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә  Тармакара мәгълүмати-технологик форумының «РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» төбәк сессиясе узды. Бу мәгълүмати модельләштерү, цифрлы инжиниринг һәм катлаулы сәнәгать объектлары белән аларның яшәеш циклының барлык стадияләрендә идарә өлкәсендә фикерләрне тормышка ашыру кысаларында төбәк чараларның (сессияләрнең) сериясе.

Форум «Б» корпусының актлар залында ачылды. Демонстрация зонасында катнашучылар мәгълүмати һәм имитацион модельләштерү мөмкинлекләре белән чын мисалларда таныша алдылар. Стендларда сәнәгать һәм энергетикадагы виртуаль полигоннар, өстәмә чынбарлык күзлекләре, хәрәкәттәге 3D-сканер, импортка бәйле булмаган россия мәгълүмати модельләштерү технологияләре, шулай ук, россия тармак объектларының тере мәгълүмати модельләре тәкъдим ителде.

Актлар залында ике секция утырышы үтте: "Инжинирингның актуаль методологиясе һәм аларны ИТ-гамәлгә ашыру" һәм "Industry 4.0. Бүген цифрлы җитештерү – эксплуатацияләүнең гадәти бурычларын хәл итүнең яңа юллары". Эш башланыр алдыннан сәламләү сүзе белән фәнни эш буенча проректор Айдар Сабирҗанов чыгыш ясады: "Казан милли тикшеренү техник университетының олы тарихы бар, шуңа да карамастан, без һәрвакыт заман сулышын тоеп атлыйбыз. Хәзерге заманда вакыт безнең өчен якын булган химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү тармакларына цифрлы технологияләр кертүне бурыч итеп куя. Шул уңайдан, университет һәм предприятиеләр өчен мәгариф һәм фән өлкәсендә зур эшчәнлек кыры ачыла". Ул ассызыклаганча, шулай ук,  яңа мәгълүмати технологияләрне үзләштерү югары уку йортларына "Газпром", "Росатом", РЖД һәм башка корпорацияләр белән үзара бәйләнештә үзләрен ышанычлы итеп хис итәргә ярдәм итәчәк.

"Цифрлы актив" һәм аның ярдәме белән проектлар булдыруны һәм алар белән идарә итүне оптимальләштерү мөмкинлекләре хакында «НЕОЛАНТ» ДК инженер модельләре Дивизионы директоры Денис Мариненков сөйләде.

Форумның модераторы, “Неолант" компаниясенең маркетинг департаменты директоры Елена Конвисар: "Без сезнең регионны, Казанны яхшы үсеш алган тармаклары булган эре сәнәгать үзәге буларак сайладык, КНИТУга тармак предприятиеләре белән эшләүче профильле югары уку йорты булу сәбәпле тукталдык. Форум программасында сезнең югары уку йорты вәкилләрен дә җәлеп итү мөмкинлеге бар иде  һәм системотехника кафедрасыннан сезнең коллегаларыгыз виртуаль полигоннар, гамәлгә ашырылган тренажерлар турында сөйләделәр, чишелешләрне күрсәттеләр -бу проектны эшләүнең һәм тормышка ашыруның югары технологик һәм фәнни дәрәҗәсе.

Имитацион модельләр ярдәмендә иминлекне тәэмин итү бурычларын хәл итү һәм персоналны укыту хакында «НЕОЛАНТ» ДК инженер чишелешләр дивизионы директоры урынбасары Николай Сальников сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International