Кытайның Kunlun Red Star Energy Group компаниясе белән Татарстан предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 нчы гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Кытайның Kunlun Red Star Energy Group компаниясе белән Татарстан предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды, анда "Татнефть" ГАҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "Татэнерго" АҖ компанияләре һ.б. вәкилләре катнашты. Утырыш барышында нефть чыгару, нефть химиясе һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International