Татарстан автогиганты юбилее

2019 елның 13 декабре, җомга

Кама автомобиль заводы - КАМАЗга 50 ел тулды.

Заводка 1969 елда нигез салына һәм ул әкренләп заманча зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятиеләрнең зур комплексына әверелә. КАМАЗның ярты гасырлык тарихында аның машиналары Россиядә дә, чит илләрдә дә киң танылуга лаек булды.

Чаллыда юбилей чаралары 2019 елның 5 декабрендә башланып китте. Шәһәрнең Орган залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, хакимият органнары вәкилләре, шулай ук предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында концерт узды. Татарстан Президенты алдынгы белгечләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. «КАМАЗ» ГАҖ коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены  тапшырылды.

2019 елның 13 декабрендә бәйрәм чаралары циклы автомобиль заводында Россия Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм башка рәсми затлар катнашында дәвам итәчәк.

«КАМАЗ» ГАҖ хезмәт коллективын юбилей датасы белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International