Министрның һөнәри бәйрәм белән котлавы

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле оборона сәнәгате хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коралчылар көне белән котлыйм!

Бу көннәрдә ату коралының легендар конструкторы Михаил Тимофеевич Калашников тууына 100 ел тулды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2010 елда әлеге һөнәри бәйрәм нәкъ менә аның ярдәмендә барлыкка килде. Календарьдагы әлеге дата – эшләре оборона сәнәгате белән бәйле булган кешеләргә зур хөрмәт һәм рәхмәт белдерү.

Әлеге бәйрәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә: конструкторлар һәм галимнәр, җитештерү өлкәсендәге оста-җыючылар һәм оештыручылар. Һөнәри осталык, зур хезмәт сөючәнлек һәм билгеләнгән максатларга ирешүдә бөтен көчне туплый белү – бу тармакның данлыклы хезмәткәрләренә хас сыйфатлар. Бездә булдырыла торган продукция тынычлык, тотрыклылык һәм дәүләт иминлеге гаранты, аның куәтен һәм бәйсезлеген ныгытуга хезмәт итә.

Бүген безнең өстебездә тыныч күк йөзе, һәм монда ил өчен ышанычлы оборона калканын ясаган оборона-сәнәгать комплексы ветераннарының өлеше күзәтелә. Барыгызга да яңа һөнәри җиңүләр һәм казанышлар, нык сәламәтлек, тынычлык, сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

ТР премьер-министры урынбасары –

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  

Альберт Кәримов              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International