Ростов өлкәсе делегациясе WorldSkills Kazan 2019 ярышларына килде

2019 елның 23 августы, җомга

22 августта Татарстан Республикасына Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев килде. Аның делегациясе составында – Ростов өлкәсенең икътисадый үсеш министры, Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы һәм башка рәсми затлар.

Делегация визитының төп максаты WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты чараларына бару иде. Кичә Василий Голубев дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

Бүген делегациянең бай эчтәлекле программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан башланып китте. Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Очрашу барышында яклар Татарстан һәм Ростов өлкәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты.

Василий Голубев программасы Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең җитештерү мәйданнарын карау белән дәвам итте.

Делегация "Алабуга" МИЗның инвестицион потенциалы, "ТАНЕКО" АҖ һәм "Ай Пласт" ҖЧҖ производстволары белән танышты. "Нижнекамскнефтехим" ГАҖда зур экскурсия булды, анда кунаклар этилен заводын, бензолны экстракцияләү блогын, бутил каучугын җитештерү заводын һәм пластиклар заводын карады.

WordSkills Kazan 2019 кысаларында Ростов делегациясе WorldSkills конференциясен ачуда һәм "Дөньяга куркыныч яный: үзгәрешләр дәверендә адаптация, уңыш һәм чәчәк ату күнекмәләре" конференциясенең пленар утырышында катнашты.

 

Фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International