Татарстанның нефть-химия хезмәткәрләре WorldSkills чемпионатында катнашачак

2019 елның 15 марты, җомга

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ биш хезмәткәре быелның май аенда Казанда узачак WorldSkils Илкүләм чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашачак. Яшь нефть-химиячеләр үз белемнәрен һәм сәләтләрен өч компетенция буенча күрсәтәчәк: "Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү технологиясе", "Лаборатор химик анализ" һәм "Эретеп ябыштыру технологияләре".

Илкүләм чемпионатка ике айдан бераз гына күбрәк вакыт калса да, аңа әзерлек башланган инде. Ярышларда катнашучылар үз белемнәрен актив камилләштерә, "Нижнекамскнефтехим" хезмәткәрләре исәбеннән, компетенцияләр буенча экспертлар сыйфатында белем алган экспертлар белән очраша. Чираттагы шундый очрашу персонал һәм социаль мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары в.б. Родион Булашов җитәкчелегендә 14 март көнне булды. Анда Илкүләм чемпионатка әзерлек белән бәйле төрледән-төрле мәсьәләләр каралды. 

Сүз уңаеннан, бу инде нефть-химия хезмәткәрләре өчен WorldSkills һөнәри осталык конкурсларында беренче мәртәбә генә катнашу түгел. 2018 елда ике яшь хезмәткәр – Фәрхетдинов Айзирә һәм Улякашкин Александр Екатеринбургта узган WorldSkills Hi-Tech ярышларында "Нижнекамскнефтехим"ны яклап көч сынашты. Биредә иң яхшылар исемен яулау өчен 34 компетенция буенча 422 конкурсант ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Лаборатор химик анализ" компетенциясендә Айзирә Фәхретдинова, 502 балл туплап, 8 нче урынны алды һәм "Профессионаллык медальоны"на лаек булды, ә Александр Улякашкин "Эретеп ябыштыру технологияләре" компетенциясендә 11 нче урынны яулады.

Хезмәткәрләр мондый яхшы нәтиҗәләргә чемпионатка предприятие һәм Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында экспертлар белән бергә уңышлы әзерләнү аркасында ирешкән. ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә нәкъ менә әлеге уку йортына "Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү технологиясе" компетенциясе беркетелгән һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ ТР җыелмасы әгъзаларына күнекмәләр ясау эшен оештыру өчен 26 млн сумнан артык бәяле җиһаз-җайланма сатып алган. Хәзерге вакытта көллият WorldSkills  конкурсында катнашучыларны әзерләү һәм сайлап алу чемпионатларын уздыру буенча Махсуслашкан компетенцияләр үзәге булып тора.

“Нижнекамскнефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International