Росстандарт көнкүрештәге тонометрларның төгәллеген тикшерү буенча россиякүләм акция уздыра

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 11 февралендә Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) һәм аның төбәкләрдәге үзәкләре Бөтендөнья хаста кеше көненә (World Day of the Sick) багышланган "Ышанып эш ит! Сәламәт бул!" дигән Россиякүләм социаль (хәйрия) акциясен уздыра.

Акциянең максаты – Россиядә яшәүчеләргә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен көндәлектә кулланыла торган тонометр күрсәткечләренең төгәллеген даими тикшереп торуның әһәмиятле булуы турында җиткерү.

Бу көнне Росстандартның Татарстан Республикасындагы үзәге белгечләре түләүсез нигездә халык арасында кан басымын үлчәү өчен кулланыла торган көнкүреш тонометрларында чыга торган параметрларны тикшерү буенча гражданнарны кабул итәчәк.

"Бүген халык медицина билгеләнешендәге күп төрле үлчәгеч җайланмалардан файдалана: тонометрлар, термометрлар, глюкометрлар, – елдан-ел аларның саны арта бара. Алар ярдәмендә кешеләр үзләренең сәламәтлеген контрольдә тотарга омтыла. Ләкин мондый җиһазларны даими рәвештә күрсәткечләренең ялгыш булу-булмавына тикшереп торырга кирәк, әгәр дә инде мондый ялгышлар рөхсәт ителгән дәрәҗәсеннән артып китә икән, җиһаз төзек түгел булып чыга һәм кешенең сәламәтлеге турында ялган белешмә бирергә мөмкин. Ә медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү зарурлыгы тонометр үлчәмнәре нәтиҗәсенә бәйле бит", – дип билгели РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Акция 2019 елның 11 февраленә кадәр Казан ш., Журналистлар урамы, 24 йорт адресы буенча "ЦСМ Татарстан" ФБУ (конференцияләр залы, 4 нче кат) 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International