Тантаналы бүләкләү чарасы

2018 елның 22 декабре, шимбә

Бүген Казан Ратушасының колонна залында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2018” конкурсында лауреатларны һәм дипломантларны 15 мәртәбә тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының сәнәгый һәм сәүдә предприятиеләреннән, министрлыклардан һәм ведомстволардан җитәкчеләр катнашты.

Гадәткә әйләнгәнчә, алтын йөзлеккә эләккән иң яхшы товарларга нибары биш югары бүләк бирелә – быел шуның өчесе Татарстан җитештерүчеләренә эләкте:

1. “Сыйфат тәме” номинациясендә Балтач май ясау-сөт комбинатының “Арча ҖЧҖ” “Маасдам” сыры Россиядә иң яхшысы дип танылган;

2. “Сыйфат лидеры” номинациясендә “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖнең “Яшел үзән” кече ракета корабы җиңүче булган;

3. “Инновацияләр” номинациясендә “Челтәр компаниясе” ААҖдән көчәнеш астында эшләү методын кулланып, электр энергиясен тапшыру һәм бүлү хезмәте иң сыйфатлысы дип танылган.

Быел республиканың бюджет медицина учреждениеләре конкурска аеруча зур кызыксыну белдергән, аларның 10сы конкурста лауреат булган. Шунысын истә тоту әһәмиятле, конкурста катнашу үз товарыңны күрсәтеп кенә калмыйча, аны үзенең конкурентлы тирәлегендә иң яхшысы итеп күрсәтү өчен дә уникаль мөмкинлек булып тора.

Быел конкурска 205 предприятиедән товарлар һәм хезмәтләр атамасы белән барлыгы 451 заявка кабул ителгән. “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсының федераль этабына Татарстаннан 134 атамада продукция һәм товар тәкъдим ителгән, алардан 43се  федераль дәрәҗәле лауреат булган. Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында бу иң яхшы нәтиҗәләр!

Конкурста катнашучыларның барысын да тәбрик итәбез һәм киләсе елда да катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International