Татарстандагы әйдәп баручы предприятиеләренең баш технологлары советы

2018 елның 21 декабре, җомга

Бүген КМТТУда Татарстандагы әйдәп баручы предприятиеләренең баш технологлары советының беренче утырышы узды. Казанның милли тикшеренү технологик университеты каршында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы патронатлыгында эшләүче әлеге коллегиаль органны оештыру идеясе "Машина төзелеше. Металл эшкәртү" халыкара күргәзмәсе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

 Университетның гыйльми совет утырышлары залында химия, нефть химиясе һәм машина төзү тармакларында әйдәп баручы төбәк предприятиеләре вәкилләре җыелды. Алар арасында - "Татнефть", "Казан органик синтезы", "Нижнекамскнефтехим", "ТАНЕКО", "КамАЗ", "Элекон" заводы, КМПО кебек икътисадның чын секторы лидерлары. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев катнашты.

Советта катнашучылар җитештерүне һәм югары, урта һөнәри белем бирүне интеграллаштыруга, тармак предприятиеләрендәге ихтыяҗларны исәпкә алып, мәгариф программалары структурасын килештерүгә бәйле темалар хакында сөйләште. Шулай ук, университет аспирантларын һәм фәнни коллективларын аларны эшләүгә җәлеп итү максатында, предприятиеләр алдында торган актуаль кулланма бурычларның исемлекләрен формалаштыру мәсьәләләре дә кузгатылды. Диалогта катнашучылар предприятиеләр белән уртак проектларны тормышка ашыру өчен университетның инфраструктур мөмкинлекләреннән файдалану перспективаларын, шулай ук федераль максатчан программаларда һәм ведомство конкурсларында катнашуның ихтимал механизмнарын бәяләде.

 Беренче утырыш барышында совет алдында торган якын киләчәк бурычлар билгеләнде. Асылда, киләсе утырышка предприятиеләр университет студентларын профильләр бенча әзерләүгә кагылышлы үз төзәтмәләрен җиткерәчәк, ә университет, үз чиратында, предприятиеләргә һөнәри юнәлеш бирү, белем бирү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үз тәкъдимнәрен җибәрәчәк, дип карар ителде.

КМТТУда Татарстандагы әйдәп баручы предприятиеләренең баш технологлары советының киләсе утырышы 2019 елның мартына билгеләнгән.

КМТТУ-КХТИ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International