"Леруа Мерлен" тәэминатчысы көне

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Леруа Мерлен" тәэминатчысы көне узды. Чара җирле товар җитештерүчеләрнең продукцияне халыкара дәрәҗәсендәге челтәр кибетләренә сату мөмкинлекләрен киңәйтү максатында оештырылды.

Утырышны министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды. Очрашу барышында предприятиеләрнең вәкилләре - потенциаль партнерлар үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Катнашучылар арасында полипропилен трубалар, утырту материалы һәм декоратив үсентеләр, металл сайдингы һәм цинкланган эшләнмәләр, аэрозоль буяулар һәм техник спрейлар, тыштан һәм эчке яктан яктырту өчен светодиод яктырткычлар һ.б. җитештерүчеләр бар иде. "Леруа Мерлен Восток" ҖЧҖ төбәк тәэминатчылары белән эшләү буенча компания вәкиле Равил Мостафин тәэминтачыларны сайлап алу принциплары һәм аларга белдерелә торган таләпләр турында сөйләде, шулай ук эшкуарларның сорауларына җавап бирде.

Очрашуда катнашучылар билгеләгәнчә, мондый очрашу республикадагы товар җитештерүчеләр һәм иң зур халыкара сәүдә компанияләренең берсе арасында эшлекле элемтәләрне булдырырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International