Татарстан укытучылары киләчәк белгечелеге буенча белем алачак

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Россиядә белем бирү йортларында "Мехатроника" белгечлеге буенча дуаль мәгариф системасын кертү проектының икенче этабы старт ала. Проект Ford Fund хәйрия фонды ярдәмендә Ford Sollers компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.

Проектның беренче этабы 2017 елның декабрендә уңышлы гына тормышка ашырылды. Россиянең 9 әйдәп баручы һөнәри белем бирү оешмасыннан 22 укытучы соралган белгечлек үрнәгендә дуаль мәгариф системасы принциплары белән таныштыра торган өч көнлек тренингларны узды. Моннан тыш, укытучылар тарафыннан "Мехатроника" белгечлеге буенча модульләр һәм укыту планы эшләнде.

Мәгариф проектының икенче стадиясе укытучыларны яңа сорала торган "Мехатроника" белгечлеге буенча һөнәри үзгәртеп әзерләүгә багышланган һәм берничә этапта тормышка ашырылачак.

Әйтик, Татарстан Республикасындагы 6 белем бирү оешмасыннан (Алабуга КФУ институты, Л.Б. Васильев исемендәге Дәүләт автомеханика техникумы, Алабуга политехникf көллияте, Түбән Кама агросәнәгать көллияте, Казан федераль университеты каршындагы инженер-икътисадый көллият, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте, Яшел Үзән механика көллияте) 10 укытучы Алабугадагы Ford Sollers машина төзү заводы мисалында эшкә җигелгән белгечләргә карата хәзерге таләпләрнең үзенчәлекләре белән танышачак. Соңыннан алар югары технологияле Festo белем бирү үзәгендә тренинглар узачак, әлеге уку йорты хәзерге сәнәгый җиһаз җитештерүчеләр арасында әйдәп баручыларның берсе булып тора.

Укулар барышында курста катнашучылар хәзерге сәнәгый җиһазларны проектлау, монтажлау, көйләү һәм тәэмин итү өлкәсендә кирәкле белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алачак. 5 көнлек тренинглар һәм гамәли дәресләр нәтиҗәсендә укытучылар үзләренең уку йортларында укыту планының вариатив өлешенә кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча программа эшләячәк. Эшләнгән программаларны яклау чарасы быелның ноябрендә Казан ш. WorldSkills Russia төбәк чемпионатының эш программасы кысаларында булачак.

Проектның икенче этабы тәмамлангач анда катнашучыларга квалификация күтәрү турында сертификатлар тапшырылачак.

Ford Sollers Татарстандагы матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International