Альберт Кәримов КАМАЗ вәкилләрен Машина төзүчеләр көне белән котлады

2018 елның 28 сентябре, җомга

Пәнҗешәмбе Чаллының Орган залында "КАМАЗ"ның төп һөнәри бәйрәме - Машина төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чара узды.

"Бүген "КАМАЗ" - бөтен дөньяга мәгълүм бренд. "КАМАЗ" БДБ, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш, Африка, Көнчыгыш Ауропа, Латин Америкасының 40тан артык иленә автомобильләрен экспортка җибәрә.

Мин үзләренең тырыш, фидакарь хезмәте белән газиз предприятиеләренә дан китерүче һәм дөнья базарында безнең компанияләрнең абруен күтәрүче барлык завод эшчеләренә, шулай ук хезмәткә намуслы мөнәсәбәт, газиз предприятиеләренә тугрылык һәм сайлаган һөнәрләренә мәхәббәт өлгесе булган ветераннарга рәхмәт әйтәм", - дип билгеләп үтте министр.

Чарада Альберт Кәримов бүләкләү тантанасында катнашты, КАМАЗның атказанган эшчеләренә истәлек дипломнары һәм бүләкләр тапшырды.

Компания эшчеләренә һәм производство ветераннарына котлау сүзләре белән шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, компаниянең профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева мөрәҗәгать итте.

 Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International