Татарстанның нефть-газ-химия форумы – 2018 ачык

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда Россиянең нефть-газ тармагындагы иң зур халыкара чараларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы ачылды. Тантаналы ачылыш чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип билгеләде: "Нефть-газ-химия форумын уздыру – ул безнең өчен яхшы гореф-гадәт. Башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләрне һәм партнерларны күрергә шатбыз, әлеге форумның Татарстан нефтен таба башлауга 75 ел тулуга багышлануына да шатбыз..."

Чараны ачу тантанасында Техник, экологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башка рәсми затлар катнашты.

Быел форум үзенең башлангычында дүрт иң әһәмиятле тармак күргәзмәсе проектларын: "Нефть, газ. Нефть химиясе" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен, "XXI гасыр экотехнологияләре һәм җайланмалары" махсуслаштырылган күргәзмәсен, "GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография" махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм "Интерпластика. Казан 2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерде.

Форумда Россиядән һәм чит илләрдән 160 артык предприятие катнаша. Күргәзмә экспозициясендә иң заманча инновацияле технологияләр, җайланмалар, Австриядән, Голландиядән, Италиядән, Кытайдан, Польшадан һәм Россиядән полимер тармагына караган компанияләрнең иң яңа эшләнмәләре күрсәтеләчәк. Үзәкнең өч павильонында нефть һәм газ табу, эшкәртү һәм транспортлау, трубаүткәргечле арматура, автоматлаштырылган идарә системалары, контроль-үлчәү җайланмалары өлкәсендәге иң яңа казанышлар күрсәтелгән.

Форумның эш программасы бик бай булачак. Өч көн эчендә республиканың беренче затлары катнашында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашулар узачак.  

Форумда катнашучылар адресына Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге президенты Александр Шохин котлау телеграммасын җибәргән. Юллама тексты биредә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International