"Туполев" ГАҖ филиалы – Горбунов ис. Казан авиация заводы беренче Ту-22М3М очкычын сынауга тапшырды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе составына керүче "Туполев" ГАҖ беренче тирәнтен модернизацияләнгән ракета йөртүче-бомбага тотучы Ту-22М3М очкычын җир өстендә һәм очканда сынау этапларына тапшыру турында игълан итә. Уздырылган модернизация нәтиҗәсе булып самолетның хәрби потенциалы шактый киңәйтелгән.

Тирәнтен модернизацияләү барышында Ту-22М3М очкычына үзебезнең илдә ясалган элемент базасына яңа санлы бортлы радиоэлектр җайланма комплексы урнаштырылган. Асылда, очкыч яңа навигацион, элемтәи, төзәүле җайланмага, двигательләр һәм ягулык автоматикасы белән идарәгә, радиоэлектрон көрәш җайланасына ия булды.

Уздырылган эшләрнең нәтиҗәсе булып авиация комплексының хәрби потенциалы киңәйтелде, шул исәптән хәрби нәтиҗәлелеге арттырылды һәм хәрби радиусы зурайтылды.

Беренче тирәнтен модернизацияләнгән ракета йөртүче-ерак араларга бомбага тотучы Ту-22М3М очкычын тантаналы рәвештә тәгәрәтеп чыгару "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы территориясендә гамәлгә ашырылды. Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Россиянең Һава-галәм көчләре Ерак авиациясе командиры Сергей Кобылаш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты Юрий Слюсарь, "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов,  "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. КАЗ директоры Николай Савицких, шулай ук кооперация программасында катнашучы предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты.

Беренчел (заводтагы) сынаулар тәмамланганнан соң тирәнтен модернизацияләнгән ракета йөртүче-бомбага тотучы очкыч РФ Оборона министрлыгына уртак дәүләт сынаулары өчен тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International