Иң зур инвестиция проекты булган "ТАНЕКО"да яңа җайланмалар эшләтеп җибәрелде

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Бүген иң зур "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында керосинны һәм дизель ягулыгын гидрочистарту буенча җайланмаларны эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Әлеге чарада РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, "ТАНЕКО" проекты Россиянең нефть эшкәртү тармагындагы иң зурысы булып тора. "Безнең яңа Россиядә ул иң заманча завод, ул үсеш алсын һәм беренче номерлы булсын", – дип ассызыклады ул.

Яңа җайланмалар югары өстәлгән бәяле продуктлар чыгаруны арттыру мөмкинлеген бирә. Керосинны һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмаларының куәте чимал буенча елына тиешенчә 500 мең тонна һәм 1.6 млн тонна тәшкил итә. Әлеге эш куәтләре ягулыкның хәзерге экологик һәм эксплуатация таләпләрен канәгатьләндерә торган оптималь сыйфат дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеген бирә.

Белешмә өчен:

"ТАНЕКО" АҖ – "Татнефть" компаниясенең бизнесның дәвамлы тотрыклы үсеш алуын тәэмин итү максатында нефть эшкәртү сегментын үстерүгә юнәлдерелгән югары технологияле проекты. "Татнефть" ГАҖ проектын тормышка ашыру өчен барлыгы 307 млрд сум акча юнәлдергән.

"ТАНЕКО" "Татнефть" өчен генә әһәмиятле проект булып калмыйча, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә халык хуҗалыгының күп кенә тармаклары – машина төзелеше, төзелеш индустриясе, металлургия, проект фәне өчен дә синергетик нәтиҗә тәэмин итү мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International