"Росатом" ДК белән хезмәттәшлек итү турында "Юл картасы" имзаланды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

10 июльдә Екатеринбургта "ИННОПРОМ-2018" IX Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында "Росатом" дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасы имзаланды.

Имзалау буенча тантаналы чара Татарстан Республикасы стендында узды. Генераль директорның беренче урынбасары – "Росатом" дәүләт корпорациясенең Үсеш һәм халыкара бизнес блогы директоры Кирилл Комаров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов документка үзләренең имзаларын куйды.

Имзаланган юл картасы "Росатом" дәүләт корпорациясе мәнфәгатьләрендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең, шул исәптән импорт белән алмаштырыла торган, югары технологияле продукциясеннән файдалануны җәелдерү буенча тәкъдимнәр формалаштыруны һәм карауны күздә тота. Карау йомгаклары буенча республика предприятиеләре продукциясен Җайланмаларның һәм материалларның бердәм тармак номенклатура каталогына кертү, шулай ук 2018 ел азагына кадәр күчмә проект сессиясен уздыру планлаштырыла, соңгысында хезмәттәшлекнең перспективалы югәлешләре һәм вариантлары каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International