Денис Мантуров Татарстанда Ford Sollers кулланыла торган санлы технологияләрне бәяләде

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

"Иннопром" күргәзмәсен карау барышында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Татарстанның Ford Sollers җитештерүендә кулланыла торган өстәмә чынбарлыклы 3D-күзлекләреннән файдалану барышы белән танышты.

Ford Sollers "Иннопром" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә беренче мәртәбә катнаша, биредә үзенең шәхси сан технологияләрен күрсәтә.

Татарстан Республикасы стендында эшләп чыгару процессында булган җитештерү барышларын санлаштырылган нигездә модельләштерү системасы; складта эшләүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтә торган өстәмә чынбарлыклы 3D-күзлек; шулай ук яңа хезмәткәрләрне өйрәтү өчен кулланыла торган виртуаль чынбарлыклы 3D-күзлек күрсәтелгән.

Санлы җитештерүнең тәкъдим ителгән технологияләре Россиядәге Ford Sollers заводлары өчен компаниянең шәхси IТ-департаменты тарафыннан эшләнгән.  Аларны проектлаганда инженерлар хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүдәге куркынычсызлыкны арттыру өчен хезмәткәрләр һәм белгечләр белән тыгыз элемтәдә торган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International