ТР Сәнәгать министрлыгында Татарстан Республикасында кече гидроэлектростанцияләр төзү мәсьәләсе буенча эш төркеменең киңәшмәсе узды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, Россия Федерациясе территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, электр энергиясенең альтернатив чыганакларын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсен (2018 елның 13 мартындагы утырышның № 1-ПК беркетмәсенең 7 пункты) республикада яңартыла торган энергия чыганакларын үстерүгә кагылышлы өлешендә үтәү кысаларында Татарстан Республикасында кече гидроэлектростанцияләр төзү мәсьәләсе буенча эш төркеме төзелде.

Эш төркеме составына Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергия саклау технологияләре үзәге" ДАУ, "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУ, республиканың энергетика компанияләре вәкилләре, шулай ук "РусГидро" ГАҖ вәкиле керде.

Бүген министрлыкта ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры – эш төркеменең җитәкчесе А.А. Кәримов җитәкчелегендә эш төркеменең беренче утырышы уздырылды, аның барышында Татарстан Республикасында кече гидроэнергетиканы үстерү перспективалары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International