Иннополиста “Сәнәгый Россиянең санлаштырылган индустриясе-2018” конференциясе булды

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 6 июненнән 8енә кадәр Иннополис шәһәрендә “Сәнәгый Россиянең санлаштырылган индустриясе-2018” конференциясе булды.

Әлеге конференциядә Федерациянең 44 субъектыннан 5 меңгә якын кеше, шулай ук чит илләрдән партнерлар һәм кунаклар катнашты.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары – министр Альберт Кәримов, министр урынбасарлары Алмаз Хөсәенов һәм Алексей Савельчев катнашты.

Конференциянең соңгы көнендә пленар сессия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Иннополис университеты холлында оештырылган махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашучы-компанияләрнең эшләнмәләре белән танышты. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларның күбесе республикада тормышка ашырылырга мөмкин, дип билгеләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Санлаштырылган кооперация. Дәүләт белән бизнес хезмәттәшлегендә яңа мөмкинлекләр” пленар сессиясендә Рөстәм Миңнеханов, сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, әлеге конференция кысаларында белгечләр үзләре өчен файдалы фикер алышачагына ышануын белдерде, моннан тыш, конференция мәйданчыгы – партнерлар табу өчен дә менә дигән мөмкинлек булып тора.

Пленар сессиядә спикерлар булып Иннополис университетының күзәтүчеләр советы рәисе Николай Никифоров, РФдә Бөтендөнья банкы программалары җитәкчесе Кристофер Миллер, НИУ ВШЭ вице-президенты Игорь Агамирзян, “Автоматика” концерны башлыгы Сергей Сахненко, Евразия икътисад комиссиясенең тышкы базарлар, мәгълүматлаштыру, мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча министры Карине Минасян чыгыш ясады. Очрашуның модераторы булып телевидениедә алып баручы Тина Канделаки катнашты.

Татарстан Президенты санлаштырылган үзгәртеп кору кысаларында республиканың сәнәгый предприятиеләрендә тормышка ашырыла торган юнәлешләрне билгеләде. Ул шулай ук “Татнефть” нефть табу компаниясе керткән кайбер эшләнмәләр турында да хәбәр итте.

“Инде бүгеннән үк Татарстан предприятиеләрендә машина төзелешендә һәм нефть чыганакларындагы процессларны модельләштерү буенча үзебезнең ил программа продуктлары кулланыла”, – диде ул.

2009 елда “Татнефть” компаниясе Россиядәге нефть табучы компанияләр арасында беренчеләрдән булып “Интеллектуаль чыганак” проектын тормышка ашырды, 2014 елда “Санлаштырылган чыганак” һәм “Санлаштырылган скважина” методологиясен кертү юлы белән, санлаштырылган үзгәртеп кору стратегиясен гамәлгә ашыра башлады. 2016 елда пластлардан нефть алуны арттыру өчен заманча санлаштырылган чишелешләр нигезендә Геологик-техник чараларны модельләштерү үзәге булдырылды.

“Түбән Кама шин заводы”нда шин продукциясенең үзлекләрен яхшырту өчен покрышкаларга санлаштырылган сенсорлы чиплар кертелә, алар акыллы логистика төзергә булыша, – дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең вакытта шиннарда хәтта шиплар да юк иде, ә хәзер – сенсорлы датчиклар, алар һәр шинның нинди торышта булуы хакында мәгълүмат җиткерә! Мондый чишелешләр бик мөһим һәм сөендерә, чөнки бу эшкә безнең вузлар да кушылды. Бүген санлаштыруга бәйле күп кенә кызыклы юнәлешләр бар”.

Шул рәвешле, биредә без сөйләшә торган нәрсәләр җитештерү тармагына кертелә, дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов, һәм аларга ихтыяҗ бар.

Конференция кысаларында “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш тармагын санлаштыру” темасына түгәрәк өстәл узды, анда ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгыннан министр урынбасары Алмаз Хөсәенов “Татарстан Республикасы сәнәгатен санлаштырып үзгәртеп коруның стратегик сессиясе йомгаклары” доклады белән чыгыш ясады.

Шулай ук “КАМАЗ” ГАҖ, “Элекон заводы” АҖ, “КВЗ” ГАҖ һ.б. предприятиеләрнең вәкилләре дә чыгыш ясады. Чара азагында потенциаль проектлар һәм бурычлар турында фикер алышулар булды.

 Белешмә өчен:

“Сәнәгый Россиянең санлаштырылган индустриясе” конференциясе -  ул тармакара актуаль мәйданчык, тармакны консолидацияләү һәм сәнәгать вәкилләренең, ИКТ тармагы, оборона комплексы белгечләренең, инвесторларның һәм дәүләтнең санлаштырылган икътисадның, чималга бәйле булмаган экспортның, ОПК конверсиясенең һәм киберкуркынычсызлык тәэмин итүнең иң җитди һәм актуаль мәсьәләләр буенча глобаль диалогын тәэмин итү өчен булдырылган.

Чара РФ Президенты Хакимияте, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Санлаштырылган үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Ростех” дәүләт корпорациясе, “Росатом” дәүләт корпорациясе булышлыгы белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International