"Җил энергетикасы-2018" халыкара инвестицион форумы

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

2018 елның 16 маеннан 17сенә кадәр Ульян шәһәрендә "Җил энергетикасы-2018" халыкара инвестицион форумы уза, ул Россиядә җил энергетикасын үстерүгә, әлеге тармакның хәзерге һәм киләчәк проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләренә багышланган. Форум кысаларында Россиянең Ульян өлкәсендә урнашкан беренче җил паркын карау планлаштырыла.

Красный Ярдагы җил паркы – ул куәте 35 МВт тәшкил итүче, Россиядәге беренче сәнәгый җил энергетикасы паркы булдыруга багышланган уникаль пилот проекты. Парк Роснано катнашында финнарның Fortum корпорациясе тарафыннан төзелә.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан форумда электр энергетикасы бүлеге башлыгы Лена Титова һәм машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгы Иван Колчин катнаша.

Татарстан Республикасында җил энергетикасы станцияләрен төзү, шулай ук җил җайланмаларының аерым компонентлары буенча эш тармаклары урнаштыру мөмкинлеге карала.

Проектны электр энергиясенең һәм куәтенең күмәртәләп сату базарында яңартыла торган энергия чыганаклары нигезендә функцияли торган генерацияләү объектлары ярдәмендәге махсус механизм аша куәт җиткерүгә шартнамәләр төзү юлы белән тормышка ашыру планлаштырыла.

Быелның башында Татарстан Республикасының берничә районында җил потенциалы буенча беренче исәпләмә эшләре башкарылды, шул исәптән карала торган мәйданнарның рельефлары, әлеге урыннарның торак зоналардан, аэродромнардан һ.б. еракта урнашкан булу-булмавы тикшерелде.

Уздырылган эш йомгаклары буенча җил үлчи торган махсус комплекслардан файдаланып, җил шартларын алга таба тикшерү өчен республиканың Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында билгеле бер урыннар ачыкланды.

Татарстан Республикасы территориясендә җилне мониторинглау эшләрен төгәлләү 2019 елның июнь аенда планлаштырыла. 

Әлеге проектны уңышлы гына тормышка ашырган очракта, Татарстан Республикасы өчен үзендә булган энергия ресурслары белән тәэмин ителешне арттыру һәм башка энергия системаларыннан файдалану күләмен киметү мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International