"ТАНЕКО"да “Евро-5” югары октанлы бензин чыгару эше үзләштерелде

2018 елның 6 марты, сишәмбе

“ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында изомеризат – бензиннарның яхшыртылган экологик үзенчәлекләргә ия булган югары октанлы компонентын җитештерү эше үзләштерелде.

“ТАНЕКО” Ростехнадзорның Идел буе идарәсеннән җиңел нафтаны изомеризацияләү һәм нафта сплиттеры бүлемтекләренең катнаш җайланмасына карата техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә җавап бирүе турында бәяләмә алды.

Исегезгә төшерик, 25 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоэлемтә форматында “ТАНЕКО”да нефтьне тирәнтен эшкәртү буенча яңа эш тармагына – нафтаны гидрочистарту һәм изомеризация җайланмалары эшенә старт бирде. “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Мәганов җайланмаларны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү чарасында проектның Россиядәге проектчылар һәм машина төзүчеләр белән берлектә тормышка ашырылуы турында билгеләде, сафка бастырыла торган җайланмаларда илдәге нефть эшкәртү тармагы өчен яңа технологияләр кулланылган, алар арасында җайланманы әзер технологик зур блоклар белән тәэмин итү дә бар.

Җиңел нафта изомеризациясе җайланмасы елына 420 мең тонна пентан-гексан фракциясе эшкәртүгә юнәлдерелгән. Эш тармагы экология һәм сәнәгый куркынычсызлык буенча барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Товарлык бензинның югары октанлы компоненты илнең “НПП Нефтехим” ГАҖ (Краснодар) тарафыннан эшләнгән “Изомалк-2” технологиясе буенча җитештерелә. Түбән температуралы нәтиҗәле платинкатнашмалы катализатор куллану югары октан санына ия булган изомеризат алу мөмкинлеген бирә.

Изомеризация процессы югары октанлы, яхшыртылган экологик үзенчәлекләргә ия булган бензиннар өчен компонент алуның иң табышлы ысулларының берсе булып тора. Продукт үзендә бензолның, ароматик углеводородларның һәм күкерт кушылмаларының булмавы белән сыйфатлана.

“Татнефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International