"Дәүләт оборона заказы: бәя билгеләү һәм аны озата баруда яңалык" Бөтенроссия семинары

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2017 елның 21-22 декабрендә Мәскәүдә “Космос” дәүләт корпорациясендә (ВДНХ метро тукталышы) “Дәүләт оборона заказы: бәя билгеләү һәм аны озата баруда яңалык” Бөтенроссия семинары узачагы турында хәбәр итә.

Семинарда катнашырга Россия предприятиеләре һәм учреждениеләренең юридик һәм финанс-икътисад хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре– дәүләт оборона заказын башкаручылар һәм заказ бирүчеләр чакырыла.

Семинарда сүз асылда продукциягә бәяләрне формалаштыру тәртибе һәм яңа таләпләр турында барачак. Аерым игътибар 2012 елның 275нче номерлы  федераль законы “Дәүләт оборона заказы турында” канундагы үзгәрешләр проектларына биреләчәк.

Семинарда катнашу шартлары буенча тулырак мәгълүмат алу өчен проект координаторына Скворцов Алексей Владиславовичка мөрәҗәгать итә аласыз тел.: 8 (978) 056-97-66, Электрон почта: sav@vsesem.ru сайты www.vsesem.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International