Татарстанга эш визиты белән Дагестан делегациясе киләчәк

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

2017 елның 13-14 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Дагыстан Республикасы делегациясе киләчәк. Делегацияне Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев җитәкләячәк.

Визит кысаларында кунаклар республиканың сәнәгать, сәүдә-икътисади һәм инвестиция потенциалы белән танышачаклар, «Эйдос» медицина фәне үзәгендә,  "Казан" Агросәнәгать паркында, Татарстан Республикасының бердәм тәкъдир итү үзәгендә, "IT-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопаркта, "Химград" Технополисында, шулай ук, Казан (Идел буе) федераль университетында булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International