«КАМАЗ»да «Һөнәре буенча иң оста-2017» һөнәри осталык бәйгесе уза

2017 елның 13 октябре, җомга

«Һөнәре буенча иң оста» исемен яулау өчен «КАМАЗ»ның төрле  бүлекчәләренең яшь белгечләре көрәшә. Шунысы игътибарга лаек, конкурсның концепциясе WorldSkills стандартларының «Яшәеш циклы белән идарә итү» компетенциясенә нигезләнгән. Чара җыелма проектлы командалар ярышы форматында узачак.

Конкурсанта катнашучыларга инженер-уйлап табу бурычын чишәргә, моннан тыш, аларга уйлап табылачак җайланманың асылын ачыкларга, аның функционалы, кулланучының ихтыяҗларын аңларга һәм җайланманың проектын эшләргә туры киләчәк. Проектларны компетентлы жюри бәяләячәк, аның составына чакырылган тышкы экспертлар, “КАМАЗ” бүлекчәләре вәкилләре, шулай ук, чараны оештыручылар керәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре эшчәнлекнең һәр юнәлеше буенча иң яхшы команда һәм иң оста белгеч билгеләнәчәк. Барлык җиңүчеләргә акчалата премия һәм дипломнар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International